Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
Көнүзәк
7 Ноября 2019, 12:40

Ике гаепсез солдатны үтерүенә үкенгән

25 октябрьдә Чита районының Горный посёлогында урнашкан 54160нчы хәрби бүлектә рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез кешен атып үтергән иде

25 октябрьдә Чита районының Горный посёлогында урнашкан 54160нчы хәрби бүлектә рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез кешен атып үтергән иде. Янә ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Үтерүдә гаепләнүче тикшерүчеләргә кулына корал алуның сәбәбен аңлаткан. Баксаң, аны көчләргә җыенганнар икән. “Ул көнне алар мине көчләргә вәгъдә итте. Нәкъ шулай дип әйттеләр. Лейтенант миңа бу хәлнең каравылдан соң булачагын җиткерде. Яшь солдатларның барысы да моны үз башыннан кичергән. Бу кичне миңа чират җиткән. Миңа нишләргә иде?” - дигән Шәмсетдинов. Ул качарга да ниятләгән, әмма бар җир бикле булган. Шәмсетдинов очраклы рәвештә ике гаепсез солдатны үтерүенә үкенүен белдергән. Бу хакта Telegram-канал Baza хәбәр итә.
Читайте нас