Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Көнүзәк
7 Ноября 2019, 06:40

Чулпан-2 төбәгендәге юлны ремонтлауны язга калдырулары дөресме?

Яңа Чулпан-2 төбәгендәге юлның 400 метры ремонтлану сәбәпле, Илчембәт, Япрык һәм башка авыллардан Туймазыга эшкә килүче кешеләр юлны урап үтәргә мәҗбүр, һәм алар моңа күп вакытын югалта.

Яңа Чулпан-2 төбәгендәге юлның 400 метры ремонтлану сәбәпле, Илчембәт, Япрык һәм башка авыллардан Туймазыга эшкә килүче кешеләр юлны урап үтәргә мәҗбүр, һәм алар моңа күп вакытын югалта. Юлны 25 октябрьгә кадәр ремонтларга вәгъдә иткәннәр иде. Әмма биредә эш әле дә дәвам итә. Гәзит укучылар борчыла: юлны ремонтлауны язга калдырулары турындагы хәбәр дөресме?


“Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе директоры Раил Хаҗиев җавап бирә:

— Биредә эш башкаручы – “Магистраль” җәмгыяте. Алар биргән мәгълүмат буенча, тоткарлыкның сәбәбе – тәэминатчылар юл түшәмәсе астындагы суүткәргеч торбаны саклаячак 29 тимер-бетон өлешне контрактта күрсәтелгән бәягә сатудан баш тарткан. Бу өлешләрне

эш урынында чиратлап коярга-катырырга ризалашкан контрагентны Уфада бик авырлык белән таптык. Технология таләпләренә

ярашлы, һәр өлеш катсын өчен берничә көн

кирәк. Торба саркофа-гының соңгы звеносы әзер булу белән асфальт түшәлә башлаячак. Эш 20 ноябрьгә төгәлләнергә

тиеш.
Читайте нас