Кандракүлдәге Күл урамы 70нче елларда барлыкка килә. Шушы дәвердә асфальт шактый таушалган, авыл советы ел саен үз акчасына ремонтлаган чокыр-чакырлар озакка чыдамаган.
Район Хакимиятенә юллар сыйфатына кагылышлы шикаятьләр бер-бер артлы яуган. Күл буена ял итәргә килгән район кунаклары да юл түшәмәсенең сыйфаты начар булуны билгеләгән.
Быел ремонтка акча табылган – район Хакимияте бу максатта республика бюджетыннан муниципалитет юлларын ремонтлауга бүленгән 4 миллион сумны юллаган. Бу акча 871 метр озынлыгындагы юл түшәмәсен яңартырга җиткән. Күл урамының калган ике километрдан артык өлешен киләсе ике-өч елда тәртипкә китерү күздә тотыла.
Эшне “Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре башкарган. Алар юл читләренә комташ түшәгән, өч ясалма каршылыкны тергезгән. Предприятие үз эшенә дүрт ел гарантия биргән.