Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген 28 октябрьдә республикада көчле җил турында кисәтү игълан ителде. Җил секундына 26 метргача җитәчәк.
Моннан тыш, Башкортстанда яңгырлар башлана. Җылылык 4-9 градус тәшкил итәчәк, 29 октябрьгә каршы төндә 4 градускача суытачак.
Туймазы районында җил секундына 20 метргача исәчәк, шуңа күрә сак, игътибарлы булыгыз.