Республика биләмәсендә яхшы һава торышы тагын өч көнгә барачак - 26, 27 һәм 28 октябрьдә көндез җылылык 13 градус тәшкил итәчәк. Ял көннәреннән соң Башкортстанда суытачак.
Киләсе чәршәмбедә Уфада кар төшәчәк дип фаразлана. Ноябрь бәйрәмнәренә 13 градускача суытачак та җитмәсә.
Туймазыда да көннәр бозылачак. Сишәмбедән 5 градускача суытачак, ялларга исә, башкала күрсәткечен куып тотып, салкынлык 12, 13 градус тәшкил итәчәк.