27 октябрьдә Русиядә һәм чит илләрдә бишенче тапкыр Русия география җәмгыяте география диктанты уздырачак.
Ул махсус оештырылган мәйданчыкларда, шулай ук онлайн тәртиптә, проект сәхифәсендә (dictant.rgo.ru) үтәчәк. Анда беренче тапкыр күрү сәләте начар инвалидлар катнаша ала, алар өчен биремнәр картиналарсыз булачак.
Былтыр диктантны дөньяның 97 илендә язганнар. Русиядә иң күп мәйданчык Башкортстанда оештырылган, анда чара 416 оешмада үткән.
Быел чара районның барлык мәктәпләрендә үтәчәк, анда теләгән һәркем катнаша ала. Башлана 12.00 сәгатьтә. Үзегез белән ручкагыз булсын.