Кандра-Төмәкәй авылыннан Гөлнара Хәкимова биш бала тәрбияләп үстергән, төпчегенә 18 яшь тулган. Шушы көннәрдә Хәкимовлар гаиләсендә зур вакыйга булган – Гөлнара Габделхәмит кызы “Ана даны” медале белән бүләкләнгән.
– Тантана Уфада үтте. Анда республиканың төрле төбәкләреннән 48 хатын-кыз катнашты, – дип сөйли Гөлнара Габделхәмит кызы. – Тантаналы чарада медальләрне Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв тапшырды. Дулкынланудан телефонымны сүндерергә дә онытканмын. Ул нәкъ бүләкләү вакытында шалтырый башлады – балалар чараның ничек үтүе белән кызыксына иде.
“Ана даны” медален бишенче балага бер яшь тулгач тапшыралар. Туймазылы исә медальне 17 елга соңлап алган, чөнки гаилә бик еш күченгән. Ахыр чиктә барыбер туган авылына кайтып төпләнгән.
54 яшьлек каһарман-әни сүзләренә караганда, ул тормышыннан канәгать, чөнки балаларын игелекле һәм хезмәт сөючән итеп үстерә алган, җиде оныгының әбисе ул хәзер.