Кандрада төзелгән физкультура-савыктыру комплексы – районда спорт тармагын үстерүнең бер өлеше генә әле. Озакламый бу авылда ГТО мәйданчыгы барлыкка киләчәк, Серафимовкада исә үзләренең физкультура-савыктыру комплексы булачак.
– Район хакимияте Серафимовкадагы физкультура-савыктыру комплексын төзүгә акча җәлеп итү өчен чәмле эш алып бара. Республика Хөкүмәтенә тиешле гариза һәм мондый объект төзү зарурлыгын дәлилләп, аңлатма тапшырылган инде, – ди район Хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов. – Серафимовкада спортка мөкиббән халык яшәве беркемгә дә сер түгел. Спорт казанышларына килгәндә, биредә мөмкинлекләр зурдан, тиешле гореф-гадәтләр, белемле белгечләр һәм талантлы яшьләр бар чөнки.
Серафимовкадагы физкультура-савыктыру комплексында спортның уен төрләре, җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен 600 квадрат метр мәйдан һәм 25 метрлы дүрт юлга тәгаенләнгән бассейн төзү күздә тотыла.
Моннан тыш, Туймазы районы ГТО таләпләрен тапшыру буенча республикада алдынгылар исәбендә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча алдынгы районнарны Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тиешле җиһаз белән тәэмин итә. Мәсәлән, ноябрь ахырына кадәр Кандрада физкультура-савыктыру комплексы янында кимендә 300 квадрат метр мәйданлы ГТО мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Анда борыслар, Швеция стенасы, төрле көч җиһазлары, эскәмияләр һәм резина түшәмәле идән урнаштыру каралган.