Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
17 Октября 2019, 06:31

Салкыннар тәэсирендә түләү кәгазьләре “авыраячак”

Октябрьдән республика халкы җылылык өчен яңача түләячәк

Агымдагы елның көзеннән республика халкы фатирларындагы җылылык өчен яңача түли башлаячак. Элек ягып җылыту өчен түләү бер елга тигез бүленсә, хәзер без фәкать ягып җылыту чорында гына түләячәкбез. Русиядә мондый схема беренче ел гына кулланылмый инде, безнең республикада исә агымдагы елның көзенә кадәр ул дүрт районда гына сыналды.

Исәпләү ничек башкарылачак? Әгәр күпкатлы йорт уртак җылылык исәпләү җиһазы (ОПУ) белән җиһазланса, ягып җылыту өчен түләү исәпләгеч күрсәткечләре буенча чыннан да кулланылган чыганакка карап исәпләнелә. Андый җиһаз булмаса, исәп норматив буенча башкарыла. Аларны БР Дәүләт тарифлар комитеты раслый.


(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас