Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Облачно
Көнүзәк
17 Октября 2019, 06:27

Акыл, ихтыяр көче, чыдамлылык – төп сыйфатлары

50 укучы район башлыгы стипендиясенә лаек булды

Шушы көннәрдә махсус стипендия алачак берничә дистә укучыны бүләкләү тантанасы узды.
Тантаналы шартларда, ата-аналар, укытучылар, мәктәп җитәкчеләре алдында аларга дипломнар тапшырылды.
– Туймазы укучылары эшчәнлекнең төрле тармагында – спортта, иҗатта яхшы нәтиҗәләргә һәм җиңүгә ирешә, төрле фән-тәҗрибә конференцияләрендә, олимпиадаларда, җәмәгать тормышында катнаша, бу бик шатлыклы күренеш, – дип билгеләде район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов. – Төбәк югарылыгында Туймазы районы укуда уртача балл буенча алдынгылар исәбендә. Бөтенрусия олимпиадасында без бүләкле 44 урын яуладык. Гагарин олимпиадасында Туймазыдан 8 мең укучы катнашты һәм бүләкле 122 урын яулады. Бу нәтиҗәләр безгә байтак мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Табигать сезгә талантны мулдан өләшкән. Шушы юлдан тайпылмагыз, без исә сезгә ярдәм күрсәтербез.
– Мин дүрт яшьтән нәфис гимнастика белән шөгыльләнәм, соңгы ике елда исә җиңел атлетика белән дә мавыктым, – ди 4нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Зарина Гыймадиева. – Спорт белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә холкым үзгәрде, чыдамлылык һәм ихтыяр көченә ия булдым. Олимпия чемпионы булырга хыялланам. Бүләкләү чарасына абыем Шамил белән килдем, ул да дзюдо буенча спорт казанышлары өчен стипендиягә лаек булды. Тренерлар, укытучылар һәм әти-әниемә зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки спортта һәм укуда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешергә нәкъ алар ярдәм итә.

Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА.

Читайте нас