Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Көнүзәк
16 Октября 2019, 11:03

Санлы чынбарлык

Кичә Башкортстанда мәҗбүри гомуми кулланылыштагы телеканалларның аналог тапшыруы тәмамланды

«Туймазы хәбәрләре” гәзите телевидение тапшыруларының санлы форматына күчү турында гәзит укучыларыбызга кат-кат хәбәр итте. “Санга” күчү вакыты берничә тапкыр чигерелде. Һәм менә, ниһаять, сәгать сукты. Кичә, 14 октябрьдә, тоташ республика буенча аналог телепрограммаларын трансляцияләү туктатылды. Әмма туймазылыларның сораулары калды әле. Без бүген шуларның иң еш бирелгәннәренә җавап әзерләдек.

– Авылда яшим, телевизорым иске. Нишләргә?

– Дециметрлы антеннадан кала, DVB-Т2 стандартын тотучы санлы приставка сатып алу зарур. Игътибарлы булыгыз: җиһазда нәкъ шушы логотип торырга тиеш.

Безнең районда санлы телевидение өчен җиһазны Туймазы радио- һәм телеаппаратура ремонтлау заводында, почта бүлекчәләрендә, шулай ук “Орбита”, DNS, “Технодом”, “Корпорация “Центр” кибетләрендә сатып алырга була. Кибетләрдә бәяләр төрлечә: 800-1000 сум кысаларында. Кыйммәтрәге гадәттә өстәмә чараларга ия, санлы форматта телевидение программалары карау өчен алар мәҗбүри түгел.

– Мин кабель телевидениесе хезмәтләреннән файдаланам. Берничә йөз каналлы түләүле пакеттан баш тартып, түләүсез мультиплекслар тәкъдим иткән 20 каналга тоташа аламмы?

– Әлбәттә.

– Ни өчен күпкатлы йортларда яшәүчеләргә дециметрлы антенна сатып алырга кирәк? Йорт түбәсендә урнаштырылган уртак антенна гына җитмиме?

– Йортлардагы җентекле ремонт вакытында байтак гомуми йорт антенналары сүтеп алынды. Калганы да – иске үрнәктә, алар барысы да сыйфатлы сигнал тәэмин итми. Антеннагызның иске яки яңа булуын ачыкларга теләсәгез, ай саен антеннаны хезмәтләндергән өчен түләнгән иганә күләмен карагыз. Иске антенна өчен 16 сум, яңасы өчен аена 26 сум түләнелә.

Яңа үрнәктәге бер уртак антенна чыннан да бүлмәдәге дециметрлы антеннага (аның эшкә сәләтлелеге фатирыгызның ничәнче катта урнашуына һәм тәрәзәгезнең кайсы якка каравына бәйле) караганда сыйфатлырак сигнал тәэмин итәчәк. Шуңа күрә күпкатлы йортларда яшәүчеләр гомуми җыелышта уртак антенна урнаштыру турында карар кабул итеп, радио һәм телеаппаратура ремонтлау заводына гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Игътибар итегез: сезнең идарәче компания антенна урнаштыру белән шөгыльләнми. Ул аны урнаштырганнан соң хезмәтләндерә генә ала.

– Кайсы яхшырак: DVB-Т2ле яңа үрнәктәге телевизормы, әллә “иске телевизор+санлы приставка” җыелмасымы?

– Әгәр сезнең телевизорда санлы ТВ тотмаса, санлы приставкадан файдаланганда туган кайбер уңайсызлыкларга әзер булыгыз. Менә алар:

 Ике пульттан файдаланырга туры киләчәк: каналлар приставка пультыннан гына күчерелә, тавышы да шуның ярдәмендә көйләнә. Әмма телевизорны кабызу-сүндерү өчен телевизор пультыннан файдаланырга туры киләчәк. Бу вакытта ТV/AV күчәргә мөмкин.

 Ерактан идарә итү пультын приставкага туп-туры юнәлтергә кирәк. Әгәр телевизор стенага беркетелгән булса, приставка өчен киштә хәстәрләү зарур.

 Приставка өстәмә розетка таләп итә.

Әмма санлы приставканың өстенлекләре дә бар: ул яңа телевизордан шактый арзан һәм үзе үк чәмле антеннаны тукландырырга сәләтле.

– Төбәк телеканалларын һәм мультиплекс исәбенә кермәгән телеканалларны, мәсәлән, БСТны ничек карарга?

– Аларны аналог буенча тапшыру дәвам итәчәк. Башкортстан телевидениесен караучылар санлы приставканы тоташтырганнан соң ансыз калмаячак. Антеннаны аергыч турында гына кайгыртырга кирәк. Бу очракта федерация телеканаллары приставка аша күрсәтәчәк, БСТ исә – турыга телеантеннадан.

– Санлы телетапшырулар уңаеннан мәшәкать туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Туймазылылар үзләрен борчыган сорауларны 7-99-05 телефоны (район Хакимияте) бирә ала. Олы яшьтәге, ялгыз яшәгән кешеләр 8-927-926-08-50 телефоны буенча ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте вәкиленә шалтырата һәм ярдәмче җибәрүне үтенә ала. Әмма шуны истә тотыгыз: ирекле ярдәмчеләр фатир саен кереп, үзаллы ярдәм тәкъдим итеп йөрми. Алар анык килешенгән вакытка килә.

Ләлә МУСИНА.

Читайте нас