Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Көнүзәк
15 Октября 2019, 06:49

Республика гимнын 100 туймазылы башкарды

Республика көне уңаеннан шәһәр мәйданында бәйрәм концерты оештырылды, анда районның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Республика көне уңаеннан шәһәр мәйданында бәйрәм концерты оештырылды, анда районның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе башлыгы Эдурад Рәхмәтуллин туймазылыларны бәйрәм белән котлады. Фидакарь хезмәте һәм төзекләндерү эшендә чәмле катнашканы өчен оешма һәм предприятие хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды ул.

Бу истәлекле көнне берьюлы республиканың барлык шәһәрләрендә флешмоб үтте. Анда катнашучылар башкорт һәм рус телендә Башкортстан гимнын башкарды.

Чарада туймазылылар да катнашты – йөзләп кеше шәһәр мәйданында гимн җырлады.
Читайте нас