Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Көнүзәк
14 Октября 2019, 07:06

Әйдәгез волейбол уйныйк!

Районыбызның өч авыл советында спорт мәйданчыклары пәйда булды

“Кулай шәһәр мохите тәэмин итү” программасында Туймазы районы өченче ел катнаша. Аның кысаларында ихаталар һәм җәмәгать биләмәләре төзекләндерелә. Былтырдан бу программага бер меңнән артык кеше яшәгән бәләкәй торак үзәкләре дә кушылды.

Быел төзекләндерү 13 биләмәгә кагылды, шуның сигезе – авылларда. Бу эшкә салынган акча күләме 58 миллион сумлап тәшкил итте, 22 миллион сумы исә авылларга юнәлтелде, анда иң күләмле проектлар тормышка ашырылды – өч авылда күптармаклы спорт мәйданчыклары төзелде.

Спорт корылмаларының берсе шушы көннәрдә Гафуров авылында ачылды, анда балалар һәм яшьләр кече футбол, волейбол, баскетбол уйный алачак. Озаграк хезмәт итсен өчен коймасын чыдам тимерчыбык-арматурадан койдылар. Ул буш тормаячак, әлбәттә, чөнки авыл елдан-ел яңа яшьләр урамнары һәм төбәкләре исәбенә үсә.

Төмәнәктә спорт мәй-данчыгы авыл клубы янында җиһазланган. 150 мәктәп укучысы һәм 400 яшь җәмгыять әгъзасы яшәгән авыл өчен бу зур вакыйга. Спорт мәйданчыгы ачылуны волейбол уены белән билгеләделәр, анда өлкән сыйныф укучылары һәм эшче яшьләр алышты. Резина түшәмәле 450 квадрат метрлы мәйданчык ике миллион сумга диярлек баскан.

Собханкул авылында стадион да, спорт залы да бар, әмма спортның уен төрләре өчен заманча мәйданчык җитми иде. Шушы көннәрдә Черняев урамында күптармаклы спорт мәйданчыгы төзү буенча эш кайный. Бетон түшәмә җәелгән, койма коела, озак-ламый эшчеләр йомшак түшәмә түшәүгә керешәчәк. Эшне салкыннар башлануга төгәлләргә җыеналар.

Ләлә МУСИНА.
Читайте нас