Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Октября 2019, 06:48

Тоннель ачылды

Шәһәр халкы һәм кунаклар җир асты коридоры аша гадәти маршрутына кайтты


Шәһәрнең ике өлешен тоташтырган тоннель аша көн саен йөзләгән машина үтә. Мондый транспорт йөкләнеше аның торышында чагылмый калмаган, әлбәттә. Быел шәһәр хакимияте агымдагы ремонт белән генә чикләнмәскә карар итте. Стена һәм юл түшәмәсе торышы хәвеф-борчу тудыру өстенә халык тоннельне ташу һәм койма яңгырлар вакытында даими су басу сәбәпле дә иза чикте. Шуңа күрә бу мәсьәләне дә хәл итәргә булдылар.

Күләмле ремонт эшләрен эш башкаручы – “3нче төзелеш фирмасы” берничә өлештән үткәрде. Башта яңгыр һәм кар суларын агызу юлын җентекле ремонтладылар – аны тулысынча чистарттылар, су үткәрү торбасын юл буена салдылар. Аннары тоннель эчендә яңа металл койма койдылар, стенаны һәм түшәмне сылап чыктылар, хәрәкәт өлешен исә тоташ тимер-бетон түшәмәдән башкардылар – бу аның хезмәт итү вакытын озайтачак һәм хәрәкәт хәвефсезлеген арттырачак. Моннан тыш, тоннельгә кергәндә ике яклап та икешәр биеклек чикләгеч урнаштырылды, алар ут-диод тасмасы белән яктыртыла – күләмле транспорт шофёрлары аны күрми калмаячак.

– Шофёрлар өчен бүген чын бәйрәм, – ди беренчеләрдән булып яңартылган җир асты коридорыннан узган Фәрит Кәримов. – Хәзер урау юлдан йөрисе түгел. Ремонт тәмамлануын ике ай көтәргә туры килүгә карамастан.

Шушы көннәрдә тимер юл аръягында балалар дәваханәсе ачылуын исәпкә алып, корылманың әһәмияте бәяләп бетергесез. Бишек тарткан әниләргә моннан ары тигезле-тигезсез тротуардан үтәргә туры килмәячәк – җәяүлеләр сукмагына брусчатка-сырлы таш түшәлгән.

Җентекле ремонт тәмамланмаган әле. Шәһәр хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров сүзләренә караганда, киләсе өлеш өстәмә яктырткычлар көйләү, алгы якны һәм тоннельгә кергән урыннарда асфальт түшәмәне ремонтлаудан гыйбарәт. Бу эш транспорт аз йөргән чорда башкарылачак – шәһәр халкы өчен уңайсызлыклар тумаячак.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас