Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Октября 2019, 07:02

«Кибер» өстәмәле спорт

Проектын тормышка ашыру өчен туймазылы бәйгедә җиңеп, ярты миллион сумга ия булган


Туймазылы Арсен Шәрифуллин 23-26 сентябрьдә Әстерханда үткән Халыкара “СелиАс-2019” проект җыенында катнашкан. Өч көн дәвамында Русиядән һәм якын чит илләрдән 3000нән артык катнашучы төбәк һәм федерация экспертларының лекцияләрен тыңлаган, проектлар әзерләү һәм яклау белән шөгыльләнгән. Арсен Бөтенрусия «Русия яшьләре» яшьләр проектлары бәйгесендә җиңгән.

– Башкортстаннан бердәнбер вәкил идем мин, – ди Арсен. – Тәкъдим ителгән 80 проекттан минеке алдынгы сигез эш исәбенә эләкте. Откан грант күләме 500 мең сум тәшкил итте. Мин – проект авторы, әмма минем фикердәшләрем дә бар. Бу минем команда. Анда бүгенге көндә тугыз кеше, киләчәктә проектны үстерү өчен 23 кешегә җиткерү нияте бар.

Безнең проект “Киберспорт” дип атала. Ул безнең төбәктә һәм Федерациянең Идел буе округы төбәкләрендә студентларның киберспорт клубларын берләштерүгә йөз тота. Без шушы мәсьәлә буенча укыту-әңгәмә мәйданчыклары, Уфада һәм Туймазыда студентлар һәм укучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен киберспорт ярышлары оештырырга ниятлибез.

Мин – УДНТУда сәнәгать эшчәнлеген автоматлаштыру факультеты магистрлары профоргы һәм студентлар миңа бик еш компьютер спорты буенча чара (гади генә әйткәндә – киберспорт) оештыру теләге белән мөрәҗәгать итте. 2017 елда бу фикерне тормышка ашырырга карар иттем. Киберспорт – виртуаль мәйданчыклар-дагы ярыш төре бу. Моңа сугыш һәм ярыш фәннәре, чәмләндергеч-стимулятор, файтинг (кул көрәшен тасвирлаган уен), шутер (уйдырма атыш уены) керә. Уенны корал буларак карасак, киберспортта мәҗбүри таләпләр бар. Беренчесе – сюжет булмау, икенчесе – каршы-көндәш булу, өченчесе – көрәш тиң шартларда, шул исәптән финанс яклап та, барырга тиеш. Әйтергә кирәк, халык киберспорт уеннары турында гомумән хәбәрдар түгел. Безнең бурыч – әңгәмә мәйданчык-ларында аларның асылын аңлату, студентларны һәм мәктәп укучыларын Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларга әзерләү.

Өлкән буын вәкилләренең күбесе компьютер һәм интернет – зыян һәм явызлык дигән фикердә. Мин проектымны яклаганда мондый карашка күп тапкыр юлыктым. Яшьләрдә киберспортка кызыксыну арта. Соңгы вакытта уенның психикага тәэсир итмәвен, көч куллануга этәрмәвен раслаучы байтак фәнни эш барлыкка килде. Барысы да кешенең белем дәрәҗәсенә бәйле. Инвалидларга исә бу тормышта үз урынын табу өчен яхшы мөмкинлек.

Алган грантыма җиһаз, сувенир эшләнмәләре, проектымны алга сөрү мөмкинлеге бирәчәк әйберләр алырга телим. Уфада технопарк өчен бина бүленде, Туймазыда бу юнәлештә район Хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге белән эшләргә җыенабыз, проектны әзерләү чорында ук алар миңа методика һәм консультация ярдәме күрсәтте.

Ирешелгәндә генә туктап калырга җыенмыйм, чөнки проектның киләчәге зур. Бу мәктәп укучылары өчен киберспорт буенча факультативлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле чаралар оештыру, укучыларны халык-ара ярышларга әзерләү һәм башкалар булырга мөмкин.

Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА.



Читайте нас