Туймазы хәбәрләре
+33 °С
Ясно
Көнүзәк
14 Октября 2019, 07:00

Барысын да исемләп хәтерлиләр

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысын да исемләп истә тотып булмый

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысын да исемләп истә тотып булмый. Әмма Югары Бишенде авылында бу бурычны уңышлы башкарып чыкканнар. Алар авылдашлары-сугыш яугирләре исемнәрен тергезеп кенә калмаган, аны ташка уеп мәңгеләштергән.

Сишәмбе көнне алар тантаналы шартларда мәдәният йорты янында урнаштырылган һәйкәлне ачты. Мемориал композиция кимендә 200 авыл кешесенең исеме уелган мәрмәр постаменттан һәм һәйкәлнең ике ягында мәңгелек мактаулы каравылда торган автомат тоткан солдат һәм улын кочкан крестьян хатын сыныннан гыйбарәт.

Һәйкәл “Бишенде” җәмгыяте җитәкчесе Вингаль Фазлыйәхмәтов акчасына төзелгән. Аның әти-әнисе өлешенә дә төшкән сугыш михнәтләре.

– Алар сугышны искә алырга яратмады. Әнием Рәсимә Мөдәрис кызының разведчик булуы, Сталинград алышында катнашуы, яралануы гына мәгълүм миңа. Әти – Усман Фазлый улы Икенче дөнья сугышының финал ноктасына әверелгән Советлар Союзы һәм Япония арасындагы сугышта катнашкан.

Алар фронттан кайткач кавышкан, дүрт балага гомер биргән. Мин өлкәне. Әти белән әни исән чакта ук сугышта катнашкан барлык авылдашларның истәлеген мәңгеләштерәсем килде.

Мемориал комплексны май ахырында төзи башладык. Эш җитез барды, әмма исемлекне ачыклау кулны тотты. Тора-бара аны тулыландырырга туры килер, мөгаен, шуңа күрә плитәдә урын калдырылды.

Мемориал композицияне төзүдә шулай ук Раил Фәхретдинов (“Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр җитештерү заводы), Раил Хаҗиев (“Башкиравтодор” җәмгыяте Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе), Мөрсәлим Гәрәев, Мөхәррәм Ямалетдинов, Фәнил Ибраһимов, Илһам Камаев матди ярдәм күрсәтте.

Моңа кадәр авылда Бөек Ватан һәм Гражданнар сугышында катнашучыларга һәйкәл куелган иде. Ул күрше урамда урнашкан.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас