Бу чарада кимендә 3200 кеше катнашты. Бер меңләп агач утыртылды, шуның яртысы – күләмле.
...Күпчелек шәһәр халкы өчен шимбә бик иртә башланды: сәгать 9га шәһәр урамнарында халык кайнашты. Аларга бер карау белән яшелләндерүчеләр икәнлеге аңлашылды: кемдер кулына үсенте тоткан, бәгъзеләре көрәк белән коралланган, өченчеләре сулы чиләк, койгычлар күтәргән. Күләмле агачлар утыртылачак төбәкләргә, дөбер-шатыр килеп, авыр техника юнәлде.
Яшелләндерү эшләре шәһәрнең һәм районның берьюлы берничә төбәгендә барды: Чехов урамы скверында, Островский урамында район Хакимияте янындагы сукмакта, Комаров урамында яугир-интернационалчылар һәйкәле янында, педагогия колледжы янындагы Яшьләр сукмагында, “Солнечный” төбәгендә. Урамнарда, ихаталарда, парк һәм скверларда төрле токымлы йөзләгән төп агач – миләш, юкә, каен, нарат, алмагач, сакура урын алды. Иң күләмле өмә Иске Туймазы авыл советы биләмәсендәге дәүләт урман фонды җирендә узды – анда 16 мең төп нарат утыртылды, бу эш бер атна белән генә чикләнмәде.
...”Солнечный” төбәген яшеллән-дерүгә индустрия колледжының беренче курс студентлары чыкты. Укытучылары Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә булачак сваркачылар алмагач һәм сакура утыртты.
– Беренче тапкыр агач утыртабыз, – диде студент егетләр Дмитрий Волков һәм Азат Локманов. – Гадәттән тыш тойгы биләде. Шәһәр халкы өчен тырышабыз кебек, шул ук вакытта үзебез өчен эшлибез, чөнки шушы шәһәрдә яшәячәкбез. Агачлар алыныр дип ышанабыз. Шул чагында без бирегә үз хезмәтебез нәтиҗәсенә хозурланырга киләчәкбез.