Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 октябрь 2019, 11:51

“Туймазы хәбәрләре” дусларын җыя

11 октябрьдә Октябрь мәйданында гәзит редакциясе Матбугат көненә багышланган бәйрәм оештыра.

11 октябрьдә Октябрь мәйданында гәзит редакциясе Матбугат көненә багышланган бәйрәм оештыра.

Без сезнең өчен викториналар, музыкалы чыгышлар, төрле-төрле осталык дәресләре әзерләдек. Һәм, әлбәттә, сезне төрле бүлекләрдә бүләк көтә: “Иң җитез” (шушы көнне беренче булып гәзиткә язылучы бүләкләнәчәк), “Иң тугры гәзит укучы” (10 ок-тябрьгә кадәр редакциягә шәһәр яки район гәзитенең иң борынгы санын китерүче бүләккә ия булачак), “Спортка мөкиббән гәзит укучыбыз” – моның өчен бер потлы герне башкалардан күбрәк чөяргә туры киләчәк, гәзитебез турында иң мавыктыргыч такмак иҗат итеп, аны шулай ук 10 октябрьгә кадәр редакциягә китергән “Такмак остасы” да буш кул белән китмәячәк.

Шунда ук сәхифәдә игълан ителгән һәм кимендә 700 тавыш җыйган “Менә ичмасам уңыш!” бәйгесе җиңүчесен игълан итәчәкбез. “Гәзит укучыларның иң уңышлы селфи-фотосы” җиңүчесен билгеләячәкбез. Бу бәйге нәкъ менә әле – сез шушы юлларны укыганда башланды. Төп шарт – фотода гәзитнең бер саны булу. Яңалык хуплана: фото үзенчәлеклерәк булган саен – җиңү ихтималы да арта.

12.00 сәгатьтә башлана. Килми калмагыз!
Читайте нас: