Кендек елгасы аша күпер салынуга байтак еллар икән инде. Башта ул автомобильләр өчен тәгаенләнә. Әмма тора-бара шулкадәр туза ки, аннан машиналар түгел, җәяүлеләр дә үтәргә кыймый хәтта. Машиналар күрше урамда түшәлгән асфальт юлдан урап үтүне хуп күрә, кайчандыр салынган корылманы исә асылмалы җәяүле күпере итеп үзгәртәләр.
– Элек бу күпер авылны көтүлекләр белән тоташтыра иде, авыл халкы аннан көн дә көтү куды. Соңгы елларда исә көтүлеккә барып җитү өчен урап үтәргә кирәк булды, – ди Николаевка авыл советы башлыгы Фәнис Хөснетдинов. – Шул сәбәпле зиратка да урау юл аша йөрелде. Бик уңайсыз иде.
Мәсьәләне хәл итүне үтенеп, без Казаннан “А.Элит-групп” җәмгыяте белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Федерациянең “Приуралье” автомобиль юллары идарәсе заказы буенча быел алар М5 юлындагы безнең авыл советы биләмәсендә – Николаевка һәм Кедектамак авыллары янында урнашкан ике күперне ремонтлау белән шөгыльләнде.
Күперчеләр безнең үтенечне канәгатьләндерде, корылма проектын әзерләүне дә үз иңенә алды хәтта. Тиз, сыйфатлы эшләделәр, бер айда яңа күпер төзеп тә куйдылар. Авыл халкы үтенече буенча корылма уртасында чикләү билгеләре дә урнаштырылды.
80 яшьлек Фазылҗан Мөхәмәтшин тормыш иптәше белән 30 ел елга буенда, Мәктәп урамындагы 1нче йортта яши. Корылма аның күз алдында берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Соңгысы барыннан да бигрәк ошавын раслый ул.
Күперчеләрнең игелекле эшләре моның белән генә чикләнмәгән – Кендектамакта алар үз тәкъдиме белән мәчеткә янкорма өстәгән һәм 16 метрлы манара урнаштырган.