Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
3 Октября 2019, 09:09

“Чәркәханәләр” һәм нахак штрафлар турында

Шушы көннәрдә Дәүләт думасы әлеге тәкъдимнәрне караячак

Үзенең сайлау округы буенча чираттагы сәфәрендә Дәүләт думасы депутаты, Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисе урынбасары Рафаэль Мәрданшин безнең хәбәрче сорауларына җавап бирде.

– Рафаэль Мирхатимович, соңгы вакытта җәмгыятьтә “чәркәханәләр турындагы проект”ны чәмле тикшерү бара, аны әзерләүдә сез дә турыдан-туры катнаштыгыз. Аның асылы нидә?

– Сүз “Этил спирты, исерткеч һәм спиртлы продукцияләр җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт югарылыгында көйләү турында”гы Законга үзгәрешләр кертү турында бара. Шуңа ярашлы рәвештә, күпфатирлы торак йортларда урнашкан 20 квадрат метрдан кечерәк мәйданлы сәүдә үзәкләрендә хәмер сату тыелачак. Чөнки бу коеп бирү бүлмәләре гадәттә төнлә исерткеч эчемлекләр сатуга бәйле чикләүләрдән качу өчен оештырыла.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас