Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Көнүзәк
1 Октября 2019, 06:30

Хаклар да, сыйфат та – искиткеч!

Шимбә саен шәһәр ярминкәләрендә булган туймазылылар товарларга шундый бәя бирде

Добавить в предпочтительные источники Google
Ике "ярминкә шимбәсе" шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренә, авыл хуҗа-лыгы продукциясе җитеш-терүчеләр, арттырып сатучыларга 2,5 миллион сумлык 20 тоннадан артык яшелчә сату мөмкинлеге бирде.

Сәүдәнең нәтиҗәлелегенә кулай бәя һәм сыйфатлы товар сәбәпче.

Ярминкәдә бер килограмм суганны нибары 14 сумга, помидорны – 25, татлы борычны – 30, бадымҗанны – 35, сарымсакны 150 сумга сатып алырга мөмкин иде. Бәрәңгенең бер чиләге – 100 сум, балның өч литры – 1700 сум. Шуңа күрә сатып алучылар чират торып, кышка капчыклап, тартмалап яшелчә хәстәрләде.
Читайте нас