Туймазы җирендә геология-разведка эшләре 1930 елда ук башлана. 1944 елда, гитлерчылар Баку һәм Краснодар нефтенә юлны кискәч, галимнәр янә безнең девон катламнарын искә төшерә. Тиздән данлыклы 100нче скважинадан “кара алтын” фонтаны ургыла. Җиңел эшкәртелүче чимал чыганагы фашистларны тар-мар итүдә мөһим урын били, Ленин ордены белән бүләкләнгән “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсе яңа технологияләр кертүче фән-сәнәгать базасына әверелә, бу технологияләр хәзер тоташ илебездә уңышлы кулланыла.
Тугыз ел алдынгылар исәбендә
– Киләчәктә Туймазы районында сынау үткән яңа тех-нологияләр, җиһаз Арлан, Ромашкино, Самотлор чыганакларында уңышлы кулланылды, – ди “Башнефть-Добыча” җәмгыяте баш директоры Рөстәм Бакиров. – Девон нефте бүген “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсенең еллык углеводород чималы күләменең кимендә өчтән бер өлешен бирә. Әле авыр юдырылучы углеводородлар чыгарганда дистә еллар дәвамында сыналган һәм күп илләрдә таралган алдынгы ысуллар кулланыла.
“Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсе – “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең (“Башнефть” акционерлар нефть компаниясенең баш предприятиесе) алдынгы бүлекчәләренең берсе. Тугыз ел инде ул үзенең кәсеп планын өстәмә геология разведкасы, яңа катламнар ачу, иске чыганакларның өстәмә мөмкинлекләрен ачыклау исәбенә арттырып үти. Шуңа күрә Туймазы нефтенең тарихы дәвам итәчәк әле.
– Октябрьский янындагы данлыклы 100нче скважи-
на 1944 елның 26 сентя-брендә нефть бирә, – ди биредә 1953 елда нефть чыгару операторы булып эшләгән Рәшит Мәмәтов. – Дистә еллар үткәч ул мемориал комплекска әверелде, чөнки аның илебез өчен әһәмияте зур. Шул исәптән девон нефте ярдәмендә Кызыл Армия танклары Берлинга кадәр барып җитә. 100нче скважина проектын әзерләгән геолог Михаил Мальцевның исеме нефть чыганагы ачу тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Девон катламына 160 метр калгач, алдынгы корылмаларны сүтеп, аларны Майкопка күчерү турында әмер килә. Әмма ул хезмәттәшләре Золоев, Нифонтов белән бергә җаваплылыкны үз иңенә ала, таушалган җиһазда бораулауны дәвам итә һәм уңышка ирешә.
Без тәүлек әйләнәсенә, ялсыз, яңгыр дими, буран дими эшләдек. Парафин юшкыныннан тазартучы авыр кыргычларны кулдан күтәреп төшердек. Барабанны авыл коесыннан су алган кебек әйләндердек. Чимал цистерналарын иске МТЗ-40 тракторында ташыдык, ул даими ватылып җәфалады.
Бервакыт безгә “100нчегә” КПССның төбәктәге шәһәр комитеты сәркатибе сугылды, мин аңа трактор турында әйттем. Бер атна төзәтәбез, бер атна эшлибез, янәсе. Берничә көннән техника тәэминаты хезмәтеннән шалтыратып, яңа трактор килеп алырга куштылар.
Байтак хатын-кыз бик авыр шартларда эшләде, аларга өлкән оператор-ир-атлар ярдәм итте. Кыргычларны күтәрүне тоткарларга ярамый иде, югыйсә парафин куера.
Сыешлыклар, эш кораллары, торбаүткәргечләр кытлыгына карамастан, нефть кудыруны туктатмый идек. Бернинди автомат юк! Шуңа карамастан, сугыштан соңгы авыр елларда бурыч җаваплырак үтәлде.
Акрынлап скважиналар саны артты, нефть гаять күп иде – бер скважинага хәтта икешәр насос урнаштырырга туры килде.
“Туймазанефть”тә 50 ел эшләдем. Минем күз алдында предприятие яңа технологияләр өчен фән-сынау полигонына әверелде. 1961 елда беренче тапкыр ян-як көпшәне борауладык, аннары авыш борауланган 611 скважина барлыкка килде. Алар ярдәмендә нефтьчеләр яңа катламнарга барып җитә алды.
Мөгез агачтан... проппант
– Туймазы районында беренче тапкыр югары нәтиҗәле скважиналар өчен үзәктән кудырылучы электр насос-лары сынала, – ди “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Шамил Мингулов. – Алар ярдәмендә әле илебездәге нефтьнең 70 проценты чыгарыла.
1953 елда биредә 1800 метр тирәнлектә беренче тапкыр катламны су ярдәмендә яру (ГРП) ысулы кулланыла. Аның асылы – су ярдәмендә ярып, катламда тар ярык ясау, аны махсус органика катнашмасы – проппант белән ныгыту. Ул шул исәптән Һиндстанда үскән мөгез агачтан әзерләнә. Бу ярык нефть чыгару барышын кыйммәтләндерүгә китермичә, нефтьне күбрәк чыгару мөмкинлеге бирә. Шунысы игътибарга лаек, сентябрьдә, девон нефтенең 75 еллыгына, бу катламнарда 75нче ГРП үткәрелде.
Аның берсен үткәрү өчен ике тәүлек вакыт кирәк. Нәтиҗәдә скважинаның нәтиҗәлелеге икеләтә-өчләтә арта. Соңгы вакытта күп стадияле ГРПлар кулланыла башлады.
2003 елда “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсендә муфтасыз сыгылмалы торбаның колтюбинг технологиясе кертелде. Ул нефть кудыруның нәтиҗәлелеген, тизлеген арттырды һәм экология сыйфатын яхшыртты. Технологияне кертү, гадәти ысулларны куллануга караганда, скважина юдырту вакытын кыскарту мөмкинлеге бирде. Өстәвенә, каты кисәкчәләрдән арынуның нәтиҗәлелеге арттырылды, бу исә насосларның хезмәт итү вакытын озайтуга, аларның ватылуын кыскартуга һәм скважиналарның җитештерүчәнлеген арттыруга китерә. Торбаара тоташтыргычлар булмау скважиналарны җентекле ремонтлаганда экология хәвефен шактый киметә.
Нефтьчеләрнең яшь буыны киләчәккә ышаныч белән карый. Чөнки “Роснефть” тармагында “Башнефть” компаниясенең өметле үсеше, элекке еллардагы кебек үк, данлыклы нефтьчеләр үрнәгендә яңа уңышларга ирешкән туймазылыларның намуслы хезмәте бәрабәренә ирешелә.