Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 сентябрь 2019, 11:26

Туймазы күркәмләнде

Шәһәрне җыештырырга меңнән артык туймазылы чыкты

– Яңгыр явачак!

– Яумаячак!

– Бер сәгать-сәгать ярымнан башланачак дим – “Алиса” яңа гына хәбәр итте.

– “Алиса” алдый сине. Өмәдән качу хыялы бервакытта да чынга ашмый ул.

Шимбә, иртәнге 9лар тирәсе. Шәһәр үзәгендә мине шәһәр колледжлары студентлары узып китә. Җыелу урынына атлаган кайбер кеше күк кәнсәләренең өмә булу-булмауны хәл итүен көткән кебек иде. Күкләр исә ялкаулашучылар ягында түгел – көн аяз һәм коры булды.

Шунысы кызык, чарага әзерлек барышында юк-юк та: “Ял көнендә үз эшләрем белән шөгыльләнергә уйлаган идем, биредә исә өмәгә чыгарга мәҗбүр итәләр”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Эш башлангач инде шат көлү авазлары яңгырый, җентекле җыештыруда катнашучылар исә – табибмы ул, завод эшчәне яисә студентмы, бар көчен салып эшли. Эш төгәлләнгәч тә өенә кайтып китәргә ашыкмый.

Бу көнне чараны күздә тотучы шәһәр хакимияте ике урынга яңа гына табадан төшкән ризык һәм кайнар чәйле зур термослар китерде. Әмма үз биләмәләренә ашыккан туймазылылар хуш исле пәрәмәчләрне игътибарсыз калдырды диярлек. Аның каравы, пирчәткә һәм чүп капчыклары шундук таралып бетте. Теләге булган кеше көрәк һәм тырма алды.

Шәһәрне җентекле җыештыруга 70ләп предприятие һәм оешма чыкты. Эш бер шимбә белән генә чикләнмәде – атна дәвамында бер меңләгән кеше Туймазы урамнары һәм бакчаларын тәртипкә китерде. Бу чорда тоташ алганда кимендә 700 кубометр чүп чыгарылды. Беренче чиратта – коелган яфрак, бордюр читендә тупланган чүп-чар. Бу максатта кимендә 45 махсус техника бүленде.

– Көзге җентекле җыештыру күркәм йолага әверелеп бара, – ди шәһәр биләмәсе башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин. – 19 октябрьгә кадәр янә дүрт өмә үткәрүне күздә тотабыз, шәһәребез кышка пөхтә булып керсен. Бүген аеруча тырышканнарны 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә билгеләрбез.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: