Шимбә көнне шәһәр мәйданында 14нче тапкыр “Милләтләр узышы” җиңел атлетика ярышлары узды, ул меңләгән туймазылыны туплады. Катнашучылар арасында укучылар, студентлар, авыл яшьләре, предприятие һәм оешма эшчәннәре бар иде – алар 500 метр, бер, ике һәм дүрт километр арага йөгерде.
Беренче тапкыр җиңел атлетлар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар күзгә чалынды, аларның түшендә балалар бакчалары билгеләре беркетелгән иде. Район күләмендәге ярышка килгәнче, сабыйлар алдан сайлап алынган, йөгерү, алга иелү, ярмалы капчык томыру таләпләрен уңышлы тапшырган. Шуңа күрә алар 100 метр араны җилдереп йөгереп үтте. Беренче булып 21нче балалар бакчасыннан Мария-Кристина Коробицына һәм 4нче балалар бакчасыннан Алан Сәетов килде.
Медальләрнең икенче туп-ланмасына җитәкчеләр – вип-узышта катнашучылар дәгъва итте. Анда район Хакимиятенең яшьләр сәясәте тармагы җитәкчесе Альберт Хәсәнов һәм район Хакимиятенең оештыру-контроль бүлеге начальнигы Лиана Садыйкова җиңде.
Ир-ат ветераннар арасында Октябрьскийдан 63 яшьлек Рәмзи Сәфәров алдынгы, ул бу көнне берьюлы ике кросста булган – бездә һәм туган шәһәрендә. Икенче урында – Рәшит Әхтәмов (“Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыя-те), өченче – өстәмә белем бирү педагогы Газыймҗан Кәбиров.
Хатын-кыз ветераннар арасында беренче урында – пенсиядәге Гөлсинә Нуртдинова, икенче – Туймазы 4нче мәктәбеннән физкультура укытучысы Зөһрә Мөкъсинова, өченче урында – ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Ирина Бикташева.
Ике километр арада хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә 1нче спорт мәктәбе тренеры Лилия Кәримова, ир-атлар арасында 4 километр арада Игорь Казаров (“Ростелеком”) иреште. “Милләтләр узышы”ның абсолют җиңүчеләре дип Артур Байтимеров (1нче спорт мәктәбе тренеры) һәм Александра Бурлакова (Туймазы дәүләт юридик колледжы) танылды.
Ундүрт узышта катнашучы-ларның барысы да кубок, медаль, грамоталарга ия булды. Иң күпсанлы катнашучылар – район укучылары һәм студентлары иде.
Җиңел атлетика дистанциясен узышта катнашучыларның иң яше – 3 яшьлек Оливия Әлмөхәмәтова белән Яна Бикбулатова, иң өлкәне Луиза Шәйдуллина да буйсындырды.