Үткән пәнҗешәмбедә районда рәсми рәвештә ягып җылыту чоры башланды. Мөстәкыйль ягып җылытылучы балалар бакчалары һәм мәктәпләргә җылы бирелгән инде, үзәктән җылытылган оешмалар батареяләре әкренләп кызачак.
Хәтерләсәгез, норматив буенча үзәктән ягып җылытылучы система булганда җылылык тышкы уртача тәүлеклек температура +8 градуска төшкәч һәм биш көн дәвамында шушы дәрәҗәдә сакланган очракта бирелә. Әмма район Хакимияте быел суытканны көтмәскә, җылыны иртәрәк бирергә карар итте.