Үз торагың булу – һәр гаиләнең изге хыялы. Әмма кешеләрнең күбесе үз почмагына берничә ел тырышып эшләгәч кенә ия була. Бәхеткә, дәүләт үз йорты яисә фатирын булдырырга омтылган яшь гаиләләргә ярдәм кулы суза – илебездәге төрле программалар кысаларында анда катнашучыларга торак мәсьәләсен хәл итүгә акча бүленә.
Шушы көннәрдә район Хакимиятендә 22 яшь гаилә өчен мөһим вакыйга узды. Республика “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” терәк программасы (федерациянең 2016-2020 елларга “Торак” программасының бер өлеше) кысаларында алар торак сатып алу яисә төзү өчен кимендә 21 миллион сумлык таныклыкка ия булды. Бу таныклыкны аларга тантаналы шартларда район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов тапшырды.
Айсылу һәм Таһир Шәрифуллиннар программага былтыр – гаиләдә өченче бала тугач кына кергән.
– Дөресен әйткәндә, без субсидия алырга өмет тә итмәгән идек, – ди яшьләр. – Безнең кебекләр күп ич, Таһирга исә киләсе елда 35 яшь тула – программада катнашу өчен чик бу. Әмма җәй көне, шалтыратып, документлар тапшырырга тәкъдим иттеләр, безнең төп дәгъва итүчеләр исемлегендә булуыбызны аңлаттылар. Шундук барлык белешмәләрне җыйдык һәм күңелгә ошардай торак эзләргә тотындык: программа шартлары буенча анда гаиләнең һәр әгъзасына кимендә 12 квадрат метр туры килергә тиеш. Собханкулда фатир таптык. Субсидия торак бәясен тулысынча каплый алмый, шуңа күрә акчаның бер өлешен ана капиталы белән түләячәкбез, калганына ипотека кредиты рәсмиләштерәчәкбез.
Шәрифуллиннар алты ел бергә яши инде. Башта Атнагулда Таһирның әнисендә яшәгәннәр. Әмма балаларын көн саен Собханкулга балалар бакчасына йөртү, Айсылуга эшкә йөрү авыр булган. Шуңа күрә быел алар вакытлыча фатир биләп торган. Хәзер өч ул тәрбияләгән яшь гаилә, ниһаять, уңайлы фатирга ия булачак.