Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 сентябрь 2019, 11:37

Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазифасын үти башлады

Сайлау йомгаклары буенча төбәкнең кимендә 80 процент сайлаучысы үз тавышын республиканың гамәлдәге җитәкчесе өчен бирде.

Сайлау йомгаклары буенча төбәкнең кимендә 80 процент сайлаучысы үз тавышын республиканың гамәлдәге җитәкчесе өчен бирде.

19 сентябрьдә инаугурация булды, анда Радий Хәбиров ант кабул итте, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.

Ант республиканың ике дәүләт – рус һәм башкорт телләрендә бирелде. Башкортстан Конституциясе буенча республиканың югары вазифалы заты киң вәкаләтләргә ия, алар исәбендә Русия Президенты һәм федерациянең хакимият оешмаларында төбәк мәнфәгатьләрен тәкъдим итү, хөкүмәтне оештыру, законнар үтәлешен күздә тоту, бөтен республика биләмәсендә мотлак үтәлергә тиеш указ һәм күрсәтмәләр чыгару.

Башкортстан Башлыгы хакимиятнең башкарма тармагын да җитәкли.
Читайте нас: