Күптән түгел Күптармаклы дәүләт һәм муниципалитет хезмәте күрсәтү үзәге филиалларыннан 88 хезмәткәр “Башкортстан Республикасының күптармаклы үзәге гүзәле” бәйгесендә катнашты, аның финалы Уфада узды.
Бәйге берничә өлештән торды. Беренче читтән торып үткән өлешендә кызлар үзләренең иң күңелле эш көне турында видеоролик тәкъдим итте. Аннары икенче – зирәклек өлеше узды, анда алар туган төбәге мәдәнияте һәм тарихы буенча имтихан тапшырды. Нәтиҗәдә финалга 24 бәйгече генә узды, дефиле һәм иҗади бәйге барышында җиңүчене ачыклау өчен алар Уфага чакырылды.
Финалга чыгучылар исәбендә Туймазы күптармаклы үзәгеннән 26 яшьлек Лилия Фәрахетдинова да бар. Ул, интернет-тавыш бирү барышында дүрт меңләп тавыш җыеп, “Тамашачы сөюе” бүлегендә җиңде.
– Минем өчен якыннарым һәм хезмәт-тәшләрем генә түгел, мин белмәгән туймазылылар да тавыш бирде. Барысына да зур рәхмәт, – ди Лилия. – Безнең күптармаклы үзәктә коллектив дус, тату, әмма бәйге безне тагын да берләштерде. Хезмәттәшләрем һәм җитәкчебез миңа һәрьяклап ярдәм күрсәтте – видео-тәкъдим итү сценариен әзерләде, аны төшереп, монтажларга булышты. Бу эшкә хәтта аларның ирләре дә кушылды.
Яшь чакта мин хореография белән шөгыльләндем, шуңа күрә иҗади бәйгедә башкорт биюен җиңел башкарачагыма шикләнмәдем. Әмма ул катлаулы булды. Аны өйрәнергә “Сәфәр” ансамбле җитәкчеләре Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар ярдәм итте. Костюм белән татар драма театры тәэмин итте.
Туймазыда күптармаклы үзәк филиалында Лилия 2014 елдан – операция залында эшли башлаган, бер ел элек тикшерү тармагының әйдәүче белгеченә кадәр үрләгән. Эше җаваплы, игътибарлылык һәм законнарны белүне таләп итә. Кыз вазифасын намус белән башкара һәм шуңа күрә коллектив республика югарылыгында филиалны тәкъдим итүне аңа ышанып тапшырган.
Җиңүче таҗы, ялга юллама һәм “Башкортстан Республикасының күптармаклы үзәге гүзәле” исеменә Уфа күптармаклы үзәгеннән Әлфия Йосыпова лаек булган. Беренче вице-гүзәл – Уфа үзәк офисы хезмәткәре Наилә Иванова, икенче вице-гүзәл – Күмертаудан Илвина Мөхәмәтшина.