Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2019, 12:51

“Спартак” яңара

Шәһәр стадионында көндез дә, төнлә дә күнегергә мөмкин хәзер

“Спартак” стадионында ремонт эшләренең беренче өлеше былтыр көз тәмамланды, күпне күргән, күпне кичергән футбол кырында ясалма түшәмә пәйда булды.

Бер елда мәңге яшел түшәмәнең сыйфатын Туймазы футболчылары гына түгел, республика спортчылары да бәяләде – анда 200ләп ярыш узды, шул исәптән футбол буенча БР чемпионаты.

Шушы көннәрдә спорт объектына җентекле ремонтның икенче өлеше башланды, аның барышында йөгереш сукмагы яңарачак, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрә томыру өчен җиңел атлетика тармагы барлыкка киләчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: