Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2019, 11:30

Чәмле егет-кызларны “Спорт” бакчасына чакырабыз

Серафимовка авылында яңа бакчаны җиһазлау-кору тәмамлана


Бакча өчен урын очраклы сайланмаган – ул Серафимовка авылының нәкъ үзәгендә, мәдәният йорты янында урнашкан, шуңа күрә аның буш тормаячагына һәркемнең иманы камил. Балалар, көч һәм җитезлекне күнектереп, рәхәтләнеп үрмәләрлек уен комплексын яратып өлгергән дә инде. Велосипедка мөкиббәннәр өчен мәйдан тирәли махсус юл җиһазланган. Шушы көннәрдә бакчада сигез спорт тренажёры корылган, аны шундук балалар сынап караган. Спорт залына бик яхшы алмаш бу, биредә һәркем теләгән вакытта түләүсез шөгыльләнә ала. Иң соңыннан махсус резина өслек түшәләчәк.

– Ниһаять, авылыбызда гаилә белән килеп, саф һавада вакыт үткәрү, спорт белән шөгыльләнү өчен урын пәйда булды, – ди бакчага улы белән килгән шушы авылда яшәүче Алинә. – Сабыема балалар комплексы бик ошады – күңелле дә, файдалы да бу. Ял көннәрендә бирегә әтиебезне дә алып киләчәкбез, велосипедта йөриячәкбез, тренажёрда күнегәчәкбез.

Бакча федерациянең “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” программасы ярдәмендә төзелгән.

Әйткәндәй, былтыр шушы ук программа кысаларында серафимовкалылар өчен “Саф һавада” бакчасы җиһазланган.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: