Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь 2019, 11:42

Юл түшәмәсе – соңгы юнәлешләргә ярашлы

10 километр юл яңа технология буенча ремонтлана


Туймазыдан Бакалы ягына чыккан юлда автомобильләр туктап калган. Транспорт юлның бер ягыннан гына хәрәкәт итә, икенчесен исә юлчылар ремонтлый. Эшне Уфа шәһәренең “Корунд” җәмгыяте белгечләре башкара, аларга “Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы” юлының 63-73нче километрлары арасындагы 10 километр өлешен яңадан диярлек төзергә туры киләчәк. Белгечләр безнең төбәк өчен яңа салкын ресайклинг технологиясе буенча эшли.

– Ул бөтен дөньяда күптән кулланыла, әмма безгә яңа килеп җитте, – ди “Корунд” җәмгыятенең Октябрьский юл участогы начальнигы Айдар Ситдыйков. – Бу технология шактый кимчелекле, шул исәптән ялгашлы юлларда нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Яңа алымның асылы махсус машина – ресайк-лер кулланудан гыйбарәт. Куәтле фреза-пычак ярдәмендә ресайклер тиешле тирәнлеккә иске асфальтны кисеп ала һәм аны ваклый, берьюлы ныгытучы өстәмәләр (цемент яки битум) кушыла, аннары яңартылган асфальт янә юлга түшәлә һәм 7, 10, 12 тонналы өч юл катогы ярдәмендә тыгызлана. Һәр каток асфальтланган өлешне 12 тапкыр үтә! Бу гына да түгел әле. Шул рәвешле асфальтның беренче катламы өстенә икенчесен салалар. Чөнки бу юлдан җиңел машиналар гына түгел, йөк машиналары да йөри, ул зур йөкләнешкә чыдарга тиеш.

Ресайклингның өстенлеге – бик аз күләмдә техника һәм чимал куллануда. Яңа юл түшәмәсе асылда битум һәм төрле өстәмәләр кушылган искесеннән җитештерелә. Бу асфальт заводы һәм куптарылган иске түшәмәне чыгару һәм яңа асфальт-бетон катнашма ташу өчен күпләп йөк машиналары җәлеп итүдән азат итә.

– Эш башлаганчы, без асфальт түшәмә рецептын БР Юл хуҗалыгы идарәсенә тәкъдим иттек, лабораториягә тикшерүгә җибәрдек, – дип дәвам итә Айдар Мәзгуть улы. – Заказчы эш барышын һәм сыйфатын күздә тота.

Объектта 35 кеше эшли. Биш көндә ике километр юлның бер ягы ремонтланган. Объектны ноябрьдә тапшыру күздә тотыла, әмма һава торышы бозылмаса, юлчылар эшне иртәрәк төгәлләргә исәпли. Эш республика бюджетыннан финанслана.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: