Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 сентябрь 2019, 11:57

Киләчәккә зур өмет баглап

Революциягә кадәр Төмәнәк авылында өч мәчет булган, безнең көннәргәчә аларның берсе дә сакланмаган.

Революциягә кадәр Төмәнәк авылында өч мәчет булган, безнең көннәргәчә аларның берсе дә сакланмаган.

2002 елда авыл уртасында уртак тырышлык белән зур булмаган иман йорты салына. Бәйрәмнәрдә барлык мәхәллә әгъзаларын да сыйдыра алмый ул. Чөнки алар исәбендә төмәнәклеләр генә түгел, Дарвин, Покровка авыллары, шулай ук күрше Шаран районы халкы да бар. Мәчеткә сыймаганнары гает намазын мәчет ихатасында ачык һавада укырга мәҗбүр була.

Ике ел элек авылдашлары Фәнир Галимов Мәктәп урамында мәчет төзергә карар итә. Ул фәкать аның проекты буенча һәм аның акчасына күтәрелә.

Аксакаллар сүзләренә караганда, нәкъ шушы урында кайчандыр иман йорты булган. Аннары аның урынында көнкүреш хезмәте комбинаты төзелгән, берникадәр вакыт бу бинада кибет һәм почта бүлекчәсе урнашкан.

Төзелеш барышында элекке корылманың стеналары гына калган, аны тулысынча үзгәртеп корганнар, нигезен ныгытканнар. Өстенә гөмбәз корганнар, дүрт манара урнаштырганнар.

Мәчет 150 кешегә исәпләнгән. Анда намаз, тәһарәт алу бүлмәләре, 18 кешелек сабак алу сыйныфы урнашкан, атнага ике тапкыр өлкәннәр һәм балалар өчен Коръән нигезләре һәм гарәп теле укытылачак. Зур булмаган кухня да каралган, анда чәйләп алырга була. Бинада ике ишек: берсе – хатын-кызлар, икенчесе ир-атлар өчен.

Мәчет ачу тантанасына Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да килде. Ул мәчетнең имам-хатибы Флүр Кашаповка Ватаныбызда ислам тарихын чагылдырган Русия Үзәк диния нәзарәте әләмен тапшырды. Җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан тергезүгә керткән саллы өлеше өчен Фәнир Галимовны «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.

Мәчетне төзергә “Туймазы 3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте ярдәмләшкән, “Апогей” мебель фабрикасы җиһаз белән тәэмин иткән.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: