Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2019, 11:33

Туймазылылар уртак карарга килде

Узган якшәмбедә туймазылылар Башкортстан Башлыгын һәм төбәк Советлары депутатларын сайлады.

Узган якшәмбедә туймазылылар Башкортстан Башлыгын һәм төбәк Советлары депутатларын сайлады. Районда тавыш бирү тыныч, эшлекле мохиттә үтте. Гәзитебез хәбәрчеләре сентябрьнең бу көнендә берьюлы берничә сайлау участогында булды.

Безгә барыбер түгел

“Родина” мәдәният йортында урнашкан 2981нче участок сайлау комиссиясендә кимендә 1100 сайлаучы теркәлгән. Ирле-хатынлы Самониннар, пенсионерларның күпчелеге кебек үк, сайлау участогына иртә таңнан килгән. Икесенә дә 82 яшь, үзләренең сүзләренә караганда, бу сайлаудан баш тартуга сәбәп түгел әле.

Педагогия колледжы студенты Артур Татышев быел беренче тапкыр тавыш биргән. Ял көннәрендә булачак программачы икмәкханәдә акча эшли. Төбәк Башлыгын сайлауда катнашу өчен егеткә эштән сорап китәргә туры килгән. Бу эшнең мөһимлеген исәпкә алып, эш бирүче аның үтенечен канәгатьләндергән. Яшь сайлаучы буларак, егеткә махсус бүләк – бассейнга бер тапкыр бару өчен абонемент тапшырылды. Әйткәндәй, спорт заллары, бассейннар, бию һәм вокал түгәрәкләре һәм студияләренә абонементларга яшьләр бүлеге үткәргән чара кысаларында ике меңләп яшь сайлаучы ия булды.

Бу көнне төркемләп килгән яшь сайлаучыларга “Гвардия” пейнтбол клубына алты сертификат таратылды. Педагогия колледжының 4нче курс студенты, студент отряды комиссары Александр Шәфыйков – сертификат алучыларның берсе.

– Бу күңелле, әлбәттә, әмма мин һәм иптәшләрем сайлауга бүләк алыр өчен килмәдек, – диде Александр. – Без республиканың киләчәк үсешенә һәм анда ничек яшәячебезгә битараф түгел.
Читайте нас: