Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь 2019, 12:29

Үзгәртеп корырга телисеңме? “Экология Т” белән килешү төзе

Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазылов Туймазыда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм урнаштыруны оештыру мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазылов Туймазыда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм урнаштыруны оештыру мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе үткәрде. Чара барышында “Экология Т” җәмгыяте җитәкчеләре һәм муниципалитет Хакимияте вәкилләре белән берлектә ул авыл биләмәләре башлыкларының һәм идарәче компания җитәкчеләренең кайбер сорауларына җавап бирде.

1 гыйнвардан район биләмәсендә, тоташ рес-публикадагы кебек, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның яңа системасы эшләп килә. Халык аны бәяләп өлгерде: күпфатирлы йорт ихаталарында капкачлы евроконтейнерлар урнаштырылган, алар вакытында бушатыла, авылларда махсус мәйданчыклар җиһазлау дәвам итә яисә калдыкларны капчыклап җыю оештырылган. Кайбер төбәкләрдә ПЭТ шешәләр һәм макулатура өчен өстәмә контейнерлар урнаштырылган. Шулай итеп, очып китүче чүп, җәй көне тирә-якка таралган шакшы ис һәм чебеннәр мәсьәләсе хәл ителгән.

Әмма бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәлә-бурычлар байтак әле. Аеруча мәшәкать тудырганы – каты көнкүреш калдык-лары төркеменә карамаган чүпне чыгару: төзелеш калдыклары, сабак, иске автомобиль тәгәрмәчләре, лампочкалар, батареялар бу. Идарәче компания җитәкчеләре әлеге хәлдән чыгуның кызыклы юлын тәкъдим итте: фатирларын үзгәртеп коруга рөхсәтне халыкка “Экология Т” җәмгыяте белән төзелеш чүбен чыгаруга килешү төзегән кешеләргә генә бирергә. Тәҗрибәдән күренүенчә, ел саен районда һәм шәһәрдә торагын үзгәртеп коруга рөхсәт сорап, меңләгән мөрәҗәгать килә.

Үз чиратында авыл биләмәләре башлыкларын сабак чыгару (көз көне бу аеруча көнүзәк), файдаланган шина, батарея, лампочка кабул итү үзәкләре оештыру мәсьәләсе борчый. Нияз Фазылов сүзләренә караганда, әлеге калдыкларны үтилләштерү зур матди чыгым таләп итә, шуңа күрә бөтен ил буенча аларны кабул итү үзәкләренә тапшыру түләүле. Халык мондый чүпне контейнерлар янында калдырып китүне хуп күрә, әлбәттә, “Экология Т” исә аны полигонга чыгаралмый. Шулай ук зиратлар янында чүп савытлары урнаштыру мәсьәләсе дә кузгатылды. Анда алар бик кирәк.

– Чүп реформасы әле башлангыч чорында, – диде Нияз Мансур улы. – Бу яңа үткәргечләр хезмәте, халык аңа чак күнегә башлады. Халыкта сорау тумасын өчен, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм урнаштыру сис-темасы мөмкин кадәр ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш. Шуңа күрә без мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә, сорауларга җавап бирергә әзер. Иң мөһиме – кешеләр бу яңалыкның файдасын аңласын. Димәк, безгә барлык мәдәни илләрдәге кебек чүпне аерып туплау мәдәнияте тәрбияләргә кирәк.

Регина МИҺРАНОВА.
Читайте нас: