Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь 2019, 12:27

Тоташ элемтә

Педагогия колледжының өченче курс студенты, кикбоксинг буенча Русия спорт мастеры Кристина Маликова – дөнья һәм Европа чемпионаты бүләкләнүчесе

Озын буйлы чибәр кыз холкым каты, хәтта ки кайвакыт артык кырыс та дип белдерә. Бала чагында күбрәк малайлар белән уйнарга яраткан. Чыдамлылыгы, төшенкелеккә бирелмәве шуннан киләдер дә, мөгаен. Кикбоксинг буенча үзенең беренче Русия чемпионатында җиңелгәч тә каушап калмый. Спорт-ны ташлау башына да кереп карамавын бәян итә.

Үсмерләрнең күпчелеге кебек, Кристина үзен байтак секция һәм түгәрәкләрдә сынап карый – йөзүдә, волейбол, биюдә. Әмма аларга кызыксынуы шундук сүрелә. Өч ел элек “Яшьләр” төбәгендәге спорт залына килеп эләккәч, шунда төпләнеп кала диярлек. Тәүге күнегүдән соң бөтен тәне авырта, әмма ул кикбоксингның гомерлек мәхәббәте булуын аңлый. Аның өчен, мәсәлән, фулл-контактның лоу-киктан нәрсәсе белән аерылуын аңлату яшьләр музыкасын тикшерүдән ким канәгатьлек бирми.

Үзенең тәүге район ярышларын бүгенгедәй хәтерли. Дулкынланудан Кристина шыбыр тиргә бата.

– Миңа калса, йөрәгем-нең кагуы барлык тамашачыга ишетелгәндер кебек! – ди кыз.

Әмма алыш алдыннан тынычлана, үзен кулга ала һәм җиңә. Тренерлары Тимур Базаркенов, Вилмир Нәфыйков һәм Вадим Гобәйдуллин җитәкчелегендә ул рес-публика ярышларында, федерациянең Идел буе округы беренчелегендә, Русия кубогында җиңү яулый.

Былтыр спортчы кыз Италиядә дөнья беренчелегендә икенче урынга чыга, җәйнең соңгы көнендә исә Венгриядә Европа беренчелегендә “көмеш” яулый.

– Мондый күләмле ярышларда зур тәҗрибәгә ия буласың. Чөнки анда көчлеләрнең көчлеләре очраша. Мин төрек һәм серб кызларына мөкиббән. Аларның техникасы аксый, аның каравы, физик яктан көчле, тәбәнәк, нык бәдәнле. Ике беренчелектә дә шуларга бирештем инде мин, – дип сөйли Крис-тина. – Пьедесталның икенче баскычында басып торганда җыелма команда янчыгына әһәмиятле бүләк китерүеңә сөенәсең. Әмма шул ук минутларда үткәргән берничә алымны искә төшереп, Русиянеке урынына башка ил гимны яңгыравына үкенәсең.

Булачак физкультура укытучысы, кикбоксинг буенча Русиянең спорт мас-теры яңа спорт үрләренә йөз тота. Чөнки алда әле байтак беренчелек һәм кубоклар булачак. Әмма иң мөһиме – педагогия колледжында уку.
Читайте нас: