Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Тат
Рус
Баш
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2019, 11:51
Укы, авыл!
Кандра балалар китапханәсе күптармаклыга әвереләчәк
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 2024 елга кадәр
модельле
20 китапханә оештырылачак, шуларның берсе Туймазы районы Кандра авылында барлыкка киләчәк. Ул Кандра авылы балалар китапханәсе нигезендә эшләячәк.
Камилләштерелгән оешмалар югары тизлекле интернетка тоташа, димәк, китапханәгә килүчеләр ватаныбызның заманча гыйльми һәм әдәби мәгълүматы, вакытлы матбугатның санлы чыганыкларыннан файдалана алачак.
Күптармаклы китап-ханәләр төрле түгәрәкләр, әңгәмә клублары өчен мәйданчык булып торачак. Анда мәдәни-агарту һәм мәгърифәт чаралары даими үткәреләчәк, шул рәвешле китапханә ял итү мөмкинлеге тудырган оешмага әвереләчәк.
(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Яңа елда пособиеләр күпмегә артачак?