Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2019, 11:36

Чиста су сере

Иске Туймазы авылы урамнарында суткәргеч салу эшләре бара

Рәйсә Галиева, Иске Туймазы егетенә кияүгә чыгып, безнең якларга 50 ел элек килеп төпләнә. Шушы еллар дәвамында авыл кешеләре белән беррәттән чиста су булмаудан иза чигә ул.

– Безнең су сыйфатсыз, тозлы, нефть исе килә, – ди өлкән яшьтәге ханым. – Ничә экспертиза үткәрдек, барысы да сәламәтлек өчен зарарлы кушылмалар барлыгын раслады. Ихатабызда кое казылган, анда су бар, тик ул мунчага һәм бакчага сибәргә генә яраклы. Авыл халкының байтагында анысы да юк әле! Әмма тора-бара коедагы су да каядыр югала башлады.

Берничә ел элек республика Хөкүмәте ярдәме белән муниципалитет һәм авыл советы бу мәсьәләне хәл итүгә кереште. 2011 елда Башкортстанның төбәгебезнең зур, шул исәптән нефть компанияләре белән хезмәттәшлек иткән Иҗтимагый максатлы программалары фонды Бишенде суҗыйгычыннан Иске Туймазы авыл советындагы торак үзәкләренә суүткәргечләр сузу өчен кимендә 60 миллион сум акча бүлде. Бу вакытка шушы ук суҗыйгычтан тәэмин ителгән Туймазы шәһәре суны Нөгеш сусаклагычыннан ала башлады. Нәтиҗәдә янга калган су Иске Туймазы һәм Горный авылларына юнәлтелде. Моннан тыш, Фонд тарафыннан бүленгән акчага су чистарту системасы белән резервуар паркы төзелде.

Бу күләмле төзелеш 2014 елда төгәлләнде. Торак биләмәләренә суүткәргечләр сузасы гына калды. Су беренчеләрдән булып Горный авылы халкына килеп җитте. Сәбәбе гади: аларда урамнарны су белән тәэмин итү проекты әзер иде, бюджеттан акча бүлү мәсьәләсендә бу хәлиткеч дәлил булды. Горныйда проект федерация һәм республика акчалары исәбенә тормышка ашырылды. Иске Туймазыда проект эше озакка сузылды – аның өчен акча җыярга кирәк иде.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: