“Лондонда ничектер, белмим... Бездә управдом – кешенең дусты!” “Бриллиантовая рука" фильмындагы бу канатлы сүзләр үткән атнада “Управдом” җыенында катнашкан күпфатирлы йорт советлары рәисләре эшчәнлегенең асылын чагылдыра.
Җыенда торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагының көнүзәк мәсьәләләре, районда федерация һәм рес-публика программаларын тормышка ашыру, йортларны җентекле ремонтлау, юлларны асрау, яңа ягып җылыту чорына әзерлек тикшерелде. Республиканың “Башкортстан ихаталары" программасын тормышка ашыруга зур игътибар бүленде.
Җыенда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, идарәче компанияләр, күзәтчелек оешмалары, торак хуҗалары ширкәтләре, энергия чыганаклары оешмалары, БР Торак-үткәргечләр хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.