Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2019, 11:49

Сайлаучы булып уйнадылар

Районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларда сайлау хокукы турында төшенчә тәрбияләү дәресләре үтә

Бердәм тавыш бирү көне алдыннан районның балалар бакчаларында “Мин әти һәм әни белән сайлауга барам” чарасы башланды.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре, кулларына каләм, фломас-тер, җилем, кайчы, төсле кәгазь алып, икенче атна балалар бюллетене әзерли. Киләсе якшәмбедә алар, эшләнмәләр һәм сурәтләрен алып, әти-әниләре белән бергә сайлау участокларына барачак. Селфи ясап, аларны ике адреска җибәрәчәк: үз балалар бакчаларының интернет-берлегенә һәм “Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясенең электрон поч-тасына ([email protected]), ата-аналарның телефонын күрсәтү зарур. Беренче биш фото авторларына шул ук көнне, 8 сентябрьдә, гәзит редакциясендә бүләк тапшырылачак.

Бүгенгә кадәр 22нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре сайлау бюллетене, кандидатлар һәм сайлау кабинасында нәрсәләр булганы турында бик аз белә иде. Әмма иҗади бирем үтәгән вакытта тәрбиячеләр Резеда Зарифуллина һәм Анна Хәбирова сабыйларга җентекле һәм аңлаешлы итеп шушы төшенчәләр турында бәян итте.

– Гражданин төшенчәсе балачактан салынырга тиеш, – дип исәпли педагоглар. – Бала бу яшьтә, үз иленең шәхесе буларак, хокуклары һәм бурычлары барлыгын аңларга тиеш. Сайлау хокукы – иң мөһимнәрнең берсе.
Читайте нас: