Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2019, 11:36

Безне торбаүткәргеч челтәре берләштерде

Собханкул, Кандра һәм Серафимовкада Нефтьче көненә багышланган тантаналы чаралар үтте

Шимбә көнне Собханкул стадионында “Транснефть-Урал” җәмгыяте эшчәннәре һөнәр бәйрәмен билгеләде, анда авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты.

Балалар уеннарда катнашкан, Лунтик белән фотога төшкән һәм татлы шикәр мамыгы белән сыйланган арада сәхнәдә предприятие эшчәннәрен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Туймазы нефть кудыру идарәсе беркемне дә игътибарсыз калдырмады: тәҗрибәле хезмәткәрләр белән беррәттән яшь белгечләр дә макталды. Яңа гаилә корган яшь парларга һәм сабыйлары туган ата-аналарга истәлек-бүләкләр тапшырылды. Пенсионерлар һәм хәрби низаг ветераннары аеруча хөрмәт белән телгә алынды.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: