Соңгы елларда шәһәребез шактый киңәйде: тоташ микрорайоннар төзелә, күпкатлы йортлар калка. Кош юлы биеклегеннән төнлә яхшы яктыртылган үзәк урамнар балкый, алардан пәрәвез җепләре кебек төрле якка бәләкәйрәк урамнар һәм тыкрыклар сузыла. Әмма шәһәр картасында әле бер, әле икенче урында кара таплар күзгә ташлана – бу тышкы яктырту системасы көйләнмәгән төбәкләр.
Урамнарны яктырту мәсьәләсе һәрчак көн кадагында булды, аны хәл итү өстендә барлык тармаклар эшләде, әмма эш акчага кайтып калды. Былтыр республикада торак үзәкләрендә тышкы яктырту системаларын яхшырту программасы эшли башлагач, Туймазы аңа беренчеләр исәбендә кушылды.
– Бу программага эләккәнче, без зур әзерлек эше үткәрдек, – ди шәһәр биләмәсенең төзекләндерү бүлеге җитәкче белгече Рима Шәйхиева. – “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте белгечләре белән берлектә шәһәрне йөреп чыктык, яктыртуга мохтаҗ биләмәләр исемлеген төзедек. Аннары документларны Уфага дәүләт экспертизасына җибәрдек. Планны раслап, акча күчерелгәч, әзерлек эшенең икенче өлеше башланды: эш башкаручыны сайлау, электр баганалары урнаштыру уңаеннан барлык коммуналь хезмәтләр белән килешү.
Бу эшне башкаруга республика 8 миллион сумлап бүлде, шәһәр казнасыннан 900 мең сум өстәлде. Эш тугыз юнәлеш буенча бара.
(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).