Туймазы хәбәрләре
+31 °С
Ясно
Көнүзәк
2 Сентября 2019, 06:35

Мин әти-әни белән сайлауга барам

Районда халыкны сайлауга җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар башланды

Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм төбәк Советларына депутатлар сайлау алдыннан балалар бакчаларында дәресләр үтә – тәрбияләнүчеләр сайлау эшчәнлеге нечкәлекләре белән таныша.

Моннан тыш, бәләкәчләр акварель, аппликация, әвәләү ысуллары белән балалар бюллетене ясаячак. Һәр эшләнмәдә авторның исеме һәм “Без – булачак сайлаучылар!” сүзләре язылачак.

Бердәм тавыш бирү көнендә әти-әниләр балалары белән сайлау учас-токларына киләчәк. Анда баланың эшләнмәсен яисә сурәтен тотып, барысы бергә фотога төшәчәк һәм фотоны балалар бакчасының интернет-берләшмәсендә урнаштырачак.

Әмма иң мөһиме – шул ук фотоны “Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясенең tvest@yandex.ru адресына да (әти-әниләр турындагы мәгълүмат белән) җибәрергә кирәк. Беренче биш фото бүләкләнәчәк – аны шул ук көнне,

8 сентябрьдә, редакциядән килеп алырга мөмкин.
Читайте нас