Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 август 2019, 11:39

Яхшы проектлар күбрәк булсын!

Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасына өстәмә акча бүленде

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасын тормышка ашыруга бюджеттан бүленгән акча күләмен 100 миллион сумга арттыру турындагы указга кул куйды. Респуб-лика бюджетыннан төбәк тәкъдимнәренә нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын тиңдәш финанслауга субсидияне 400 миллионнан 500 миллион сумга арттыру 2019 елда Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы проектлары буенча бәйге-сайлау чиген киметәчәк һәм респуб-лика халкы тәкъдим иткән өстәмә 141 проектны тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк.

Мәктәп һәм балалар бакчаларын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын, авыл урамнарын, сукмак һәм паркларны ремонтлау – Программаның төп юнәлешләре. Төп сайлау нәтиҗәләрен исәпкә алып, җиңеп чыккан проектларның тоташ күләме бәйгегә үткән 914 гаризаның 759ын тәшкил итәчәк. 2019 елда тормышка ашырылган проектларны финанслау күләме, төбәк бюджетыннан, халыктан, химаячылардан кергән акчаны да исәпкә алып, 750 миллион сумга җитәчәк.
Читайте нас: