Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 август 2019, 11:32

Без барыбыз да бер ил кешеләре

Участок сайлау комиссияләре икенче атна эшли инде

Сайлауга әзерлек эшенә районның 83 участок сайлау комиссиясенең барысы да кушылды. Тавыш бирү көненә кадәр комиссия әгъзалары үзләренең сайлау участоклары биләмәләрендә теркәлгән тавыш бирүчеләр исемлекләрен барлый, мәгълүмат-аңлату эшчәнлеге алып бара, тавыш бирү өчен биналар әзерли.

Шушы көннәрдә аларга тавыш бирү көне, вакыты һәм урыны турында чакыру кәгазьләре тутырырга һәм таратырга кирәк. Участок сайлау комиссияләре “Сайлау участогына юл” проекты кысаларында сайлаучы-инвалидларның маршрут пас-портларын тутыру һәм аныклау буенча чәмле эш алып бара.

Иске Туймазы мәктәбендә урнашкан 3030нчы участок сайлау комиссиясендә тугыз кеше эшли. Аңа Любовь Давыдова җитәкчелек итә, аның өчен быелгы сайлау кампаниясе – 30нчысы. Биредә Иске Туймазы, Горный, Карат-Тамак, Кызыл-Бүләк, Раевка авыллары халкы тавыш бирәчәк, анда барлыгы 1389 сайлаучы. Бу участокта халыкның кимендә 80 проценты тавыш бирүдә катнаша. Бу байтак сәбәпкә бәйле. Мәсәлән, ике ел рәттән Иске Туймазыда тавыш бирү КОИБ – сайлаучыларның тавышын электрон исәпләү җиһазында үткәрелде. Авыл халкының хәбәрдарлыгы һәм чәмлелеге дә мөһим. Сайлау көнендә участокта аларны һичшиксез концерт программасы, сәүдә рәтләре һәм бәйрәм сые белән чып-чын тантана көтә. Ул химаячылар акчасына оештырыла.

Участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Роберт Хәйдәров сүзләренә караганда, быелгы сайлау шулай ук чәмле үтәчәк, чөнки 8 сентябрьдә елның төп сәяси вакыйгасы узачак – Башкортстан төбәк Башлыгын, киләчәктә республиканың икътисади һәм иҗтимагый үсешендә мөһим урын биләячәк кешене сайлаячак.

Төбәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, 28 августта авыл биләмәләре Советлары депутатларын сайлау һәм муниципалитет-район һәм шәһәр биләмәсе депутатларын өстәмә сайлау буенча алдан тавыш бирү башланган. Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау буенча алдан тавыш бирү каралмаган. Сайлау көнендә булачак урын буенча тавыш бирү мөмкинлеге биргән “хәрәкәт итүче сайлаучы” хокукыннан 23 туймазылы файдаланырга җыена.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: