Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2019, 11:40

Җир асты коридоры тиз генә ачылмаячак

Тоннельдә җентекле ремонт бара

Тоннель – автотранспорт һәм җәяүлеләр өчен аеруча хәвефле төбәк. Анда кимчелек-төзексезлекләр даими карап-тикшерелеп, асфальты һәм стеналары ремонтланып торды. Әмма бу гына аз иде инде – тоннельгә җентекле ремонт таләп ителде.

Үткән атнада җир асты коридорында эш башланды. Ул шәһәр биләмәсе хакимияте акчасына тормышка ашырыла һәм ике өлештән тора. Беренчесен, 19 августта башланганын, “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте эшчәннәре башкара. Алар юл түшәмәсен куптарган – хәрәкәт өлешендәге асфальтны һәм бетонны салдырган, хәзер экскаватор-тягач ярдәмендә бетон плитәләрне чыгара. Аннары плитәләр астындагы яңгыр сулары канализациясен тазартачаклар, юл буена су үткәрү торбасы салачаклар.

— Байтак гомер файдалану нәтиҗәсендә яңгыр сулары үткәргеченә ләм утырган, – дип сөйли шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Яз көне Чапаев урамыннан агып төшкән кар суларын сыйдыра алмый ул. Шуңа күрә ташу вакытында тоннельгә су җыела.

Үзгәртеп кору барышында яңгыр суы юлын аркылыга түгел, хәрәкәт өлеше буеннан-буена салачаклар, димәк, яңгыр сулары рәшәткәсе автомобиль тәгәрмәче арасында калачак һәм тоннель аша чыгу каршылык-лар үтүне хәтерләтмәячәк. Керү юлларын бетонлаячаклар.

Тоннельгә Больница һәм Чапаев урамнары яклап кергән урыннарда икешәр биеклек чикләгеч урнаштырачаклар һәм аларны ут-диод тасмасы ярдәмендә яктыртачаклар.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: