Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2019, 11:32

Йортларга су киләчәк

Иске Туймазы һәм Гафуров авылларына суүткәргеч сузу башланды

Эчәргә яраклы чиста суга кытлык мәсьәләсен Иске Туймазы һәм Гафуров авыл советларында хакимият, халык һәм республика ярдәменә таянып, берничә ел элек хәл итә башлады. Уртак тырышлык белән магистраль суүткәргеч салынды һәм резервуар парклары төзелде.

Мәсьәләне арытабан хәл итү өчен байтак акча таләп ителде. Резервуардан Иске Туймазы һәм Гафуров авыллары урамнарына су торбалары сузу өчен кирәк иде ул. Былтыр көз республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбировның безнең районга эш сәфәре барышында муниципалитет җитәкчеләре һәм шушы торак үзәкләре халкы аңа бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Һәм ярдәм килде. Мөһим проектны финанслау БР Торак хуҗалыгы министрлыгына йөкләтелде.

Шушы көннәрдә резервуардан Иске Туймазы авылының тау башында урнашкан урамнарына торба сузыла башлады. Озакламый шундый ук эш Гафуров авылында да башланачак.

Тоташ алганда бу авыллар халкын эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен 190 миллион сумлап юнәлтеләчәк.

Авыл халкы өчен тагын бер сөенеч: Әгер-Райман суүткәргечен проектлау эше башланды. Ул Рес-публика анык инвестиция программасы кысаларында башкарыла. Аны төзү авылларның иске өлешендә һәм яңа төзелгән йорт биләмәләре урнашкан урамнарда яшәгән халыкның суга ихтыяҗын канәгатьләнде-рү мөмкинлеге бирәчәк.

Ләлә МУСИНА.
Читайте нас: