Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2019, 11:27

Япрык балалар бакчасы яңа “кәпәч” киде

Авылның мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасынада түбә яңартылган


24нче балалар бакчасы мөдире Диана Мөхәмәтова һәм Япрык балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Илгизә Нигъмәтуллина авыл балаларына җылы һәм уңайлы булсын өчен барысын да эшли.


Башкортстанда “Анык эшләр” проектын тормышка ашыруга быел 260 миллион сум чамасы юнәлтелде. Шул исәптән республика бюджетыннан 225 миллион, муниципалитет бюджетыннан кимендә 30 миллион, бюджеттан тыш чыганаклардан кимендә 2,5 миллион сум.

Проект кысаларында республикада – 1200, безнең районда 20 чара тормышка ашырыла. Күптән түгел проект ярдәмендә Япрык балалар бакчасында (Туймазы 24нче балалар бакчасы филиалы ул) түбә ремонтланды.

Авылда мәктәпкәчә төркем яраклаштырылмаган бинада 1978 елда ачыла, шунда ук фельдшер-акушер үзәге урнаша. Еллар үтә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасына ихтыяҗ арта, сабыен бакчага йөртергә теләүчеләр күбәя. Аңа фельдшер-акушер үзәгеннән бушаган (ул яңа бинага күченә) мәйданнарны бирәләр.

– Бинага ел саен үз көчебез белән ремонт ясыйбыз, түбә исә күптән уңайсызлыклар тудыра иде – соңгы өч елда яңгыр яуганда һәм кар эрегән вакытта аннан су үтеп җәфалады, – ди балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Илгизә Нигъмәтуллина. – Мәсьәләне хәл итәргә “Анык эшләр” программасында катнашу ярдәм итте. Түбә алыштыруга бер миллион сумлап акча бүленде. Июнь башында “3нче төзелеш фирмасы” эшчәннәре шифер түбәне профнастилга алыштырды. Яңгырлар мулдан яву сәбәпле, алар түбәне өлешләп сүтеп корды, шуңа күрә эш сыйфатлы булды. Без аларның эшеннән канәгать. Төзүчеләр коридорда пластик тәрәзә урнаштырды, кухняга кергән урында күшек корды.

Балалар бакчасы хезмәт-кәрләре бинаны эчтән акшарлады һәм буяды. Әйткәндәй, зур булмаган тату коллективның тырышлыгы нәтиҗәсендә оешма районда яңа уку елына әзерлек бәйгеләрендә даими рәвештә бүләкле урыннар яулый.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: