Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2019, 11:48

Ихаталарда хуҗасыз машиналар кимиячәк

Шәһәр җитәкчеләре хуҗасыз машиналарны эвакуацияләү карарын раслады

Шәһәрдә бик озак ихаталардагы ташландык машиналардан арынуның хокукый чарасы булмады. Күптән түгел хәл үзгәрде. Шәһәр биләмәсе хакимияте республикада беренчеләрдән булып хуҗасыз транспортны эвакуацияләү һәм аңардан арыну мөмкинлеге бирүче карар әзерләде. Бу хакта шәһәр башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин белән әңгәмәләштек.

– Эдуард Венерович, бу документ хокукый көчкә ияме? Чөнки, сер түгел, эшнең төбенә тоз коючы адвокатлар биләмә юристларын суд юлында йөртә ала...

– Безнең белгечләр байтак федерация законнары, актларын өйрәнде. Аннары алар нигезендә “Ташландык яисә хуҗасыз транспортны күчерү һәм үтилләштерү тәртибе турында кагыйдә” әзерләнде. Ул прокуратурада тикшерелде һәм шәһәр Советы утырышында расланды. Судка бирергә теләүчеләр табылыр, мөгаен, әмма без суд тәҗрибәсен дә тикшердек. Ихаталар моннан ары тәгәрмәчтәге тимер-томырны саклау урыны булмаячак.

– Хуҗасыз машина дигәнне ничек аңларга?

– Аның төп билгеләре: комплектациясе булмау (көзге, тәрәзәләре ватык, тәгәрмәчләре тишек, дәүләт номеры юк, салонында чүп-чар һ.б.). Икенче билгесе – бер урында озак тору (кимендә өч ай). Юл хәрәкәтенә, үткәргечләр һәм ашыгыч хезмәтләр эшенә, юллар һәм ихата биләмәләрен, җәяүлеләр сукмак-ларын җыештыруга, төзекләндерү, яшел-ләндерүгә комачаулау, шәһәрнең архитектура йөзен бозу. Хуҗасызлык суд аша билгеләнә. Бер ай дәвамында хуҗасы килеп чыкмаса, транспорт штраф мәйданчыгына озатыла. Моннан тыш, йортта яшәүчеләр, үткәргечләр хезмәтләре һәм идарәче компанияләр бу машиналар турында белә һәм безгә хәбәр итә.

Мондый машиналарны эвакуацияләү Дәүләт янгын хәвефсезлеге хезмәте, хокук саклау оешмалары күрсәтмәсе буенча, транспорт чарасы хуҗасының гаризасы (бу милеккә хокуктан баш тартуны да кертеп), файдалану, үткәргечләр, юл хезмәтләре һәм шәһәрнең башка предприятиеләре гаризасы нигезендә, шулай ук машина хуҗасы турында, машинаның дәүләт автоинспекциясендә исәптә тору-тормавы турында мәгълүмат булмау очрагында башкарыла.

Әле ДЮХИИ бүлекчәсенә алты машина, шул исәптән Комаров һәм Островский урамнарындагы ике йөк машинасының хуҗаларын ачыклау буенча мөрәҗәгать юлладык.

– Анык эш башкаручылар кем?

– Шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзеклән-дерү бүлеге айга бер тапкыр төрле кварталлар буйлап рейдлар үткәрәчәк. Аннары һәр хуҗасыз машинаны муниципалитет комиссиясе караячак, аңа йортта яшәүчеләр, ДЮХИИ бүлеге вәкилләре һәм полициянең участок вәкиле керәчәк. Комиссия акт төзиячәк. Ташландык машина турындагы игълан өч эш көне дәвамында “Туймазы хәбәрләре” гәзитендә бастыру өчен җибәрелә һәм шәһәр биләмәсе хакимияте сәхифәсендә (www.gp-tmz.ru) урнаштырыла. Милек хуҗасы табылса, аны күчерү чыгымнарын түли. Табылмаса, машина судта хуҗасыз дип таныла һәм үтилләштерелә.

Эмиль МУСИН.

Читайте нас: