Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 август 2019, 12:56

Кемгә – футбол , кемгә – бура уены

Район Физкультурачы көнен үткәрергә әзерләнә

10 августта 9.00 сәгатьтә сәламәт тормыш рәвеше тарафдарлары шәһәр паркында савыктыру йөрешенә җыелачак. Шунда ук предприятиеләр эшчәннәре, яшьләр, спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре арасында җиңел атлетика кроссы үтәчәк. “Спартак” стадионында муниципалитет хезмәткәрләре арасында ГТО фестивале, шахмат турниры, үсмерләр арасында футбол матчы, комлык волейболы ярышлары узачак. Шәһәрнең спорт бәйрәмен Туймазының “Спартак” һәм Салават шәһәренең “Зенит” командалары арасындагы матч төгәлләячәк. Уен 18.00 сәгатьтә башлана.

Собханкулда 11.00 сә-гатьтә предприятиеләр һәм оешмалар эшчәннәре спорт фестиваленә җыелачак. Алар спортның байтак төрләре, шул исәптән дартс һәм бура уенында көч сынашачак. 15.00 сәгатьтә шунда ук футбол ярышлары үтә – 2005-2006 һәм 2009-2010 елгы үсмерләр командалары уйнаячак. 18.00 сәгатьтә авыл халкын скандинавия атламына көтеп калалар.

Кандрада чаралар 10.00 сәгатьтә өстәл теннисы турниры белән башланып китәчәк. Аннары стадионда “Сәламәтлек артыннан” чарасы катнашучылары җыелачак, 12.00 сәгатьтә физкультура-савыктыру комплексында кече футбол турниры, 15.00 сәгатьтә шунда ук стэп-аэробика буенча осталык дәресе.

Серафимовка авылы халкы “Сәламәтлек артыннан” чарасында катнашачак, кичке якта – авыл урамнары буйлап велосипед узышы, стритбол, шашка, чаңгы-роллерлар ярышлары. Авылда спорт чаралары 9 августта үтә.
Читайте нас: