Собханкул авылы мәчетенә 30 яшьләрдәге хатын сугылды. Йөзе балкый иде аның.
– Мөмкинме? Казаннан мин. Бирегә кайткач, балага узуымны белдем. Ходай Тәгаләгә рәхмәтемне белдерергә килдем...
Собханкулда яшәүче кешеләр әкренләп иман йортына ияләшеп бара. Элек гыйбадәт кылу өчен Туймазыга, Җегетәккә йөрсәләр, хәзер үз мәчетләренә ашыгалар. Имам-хатип яшь – 33 кенә әле аңа, әмма авыл халкының ихтирамын яулап өлгергән.
– Мөхәммәт пәйгамбәре-без адәм баласы бишектән башлап, кабергә кергәнче белем эсти дигән, – ди Раушан хәзрәт. – Шуңа күрә гел укыдым мин. Башта “Фарфор эшләнмәләр җитештерүче мастер” белгечлеге буенча, аннары Самар өлкәсендә “Галия” мәдрәсәсендә һәм Октябрьский шәһәре мәдрәсәсендә. Соңрак Уфада Русия ислам университетында, Истамбулда, анда – Русия Баш мөфтие ТәлгатьТаҗетдин юлламасы буенча. Диплом яклаганнан соң аның кече ярдәмчесе сыйфатында эшләдем. Баш мөфтинең графигы гаять киеренке. Республика буенча күп йөрдек. Ялсыз диярлек.
2017 елда Собханкул авылындагы 90 яшьлек Мөхәмәтсафа хәзрәтне кем алыштырачагы хәл ителә. Раушанга тукталалар.
– Мәчетнең күрке – мәхәллә әгъзалары, шуңа күрә иң элек Туймазы, Собханкул, якын-тирә авыллардан яшьләрне җыйдым. Без бергәләп ислам һәм Коръән нигезләрен өйрәндек, – дип сөйли имам-хатип. – Берь-юлы ремонт җәһәтеннән ярдәм итәрдәй кеше эзләп, дусларыма, кәсепчеләргә шалтыраттым. Бәхетемә мине һәм тагын өч туймазылыны хаҗга җибәргән хәйрия ярдәме күрсәтүче табылды. Анда баргач та Ходайдан ярдәм сорадым. Мәчеттә ремонт ясалу – Мәккәдә ярдәм сорап ялваруыма җавабы булды бу аның.
Линолеум җәйдек, вәгазь уку өчен чын агачтан мөнбәр ясадык, койма койдык, машина калдыру мәйданчыгы барлыкка килде, мәхәллә әгъзалары белән бергәләп агач утырттык... Хәзер: “Кесәңдә бер тиен акча булмаган килеш, ничек шундый зур эшкә тотынырга базнат иттең?” – дип уйланып йөрим. Тотынырга була һәм кирәк икән ләбаса. Безне тудырган затка ышанырга гына кирәк.
Мөхәмәтсафа хәзрәт белән бергәләп мәчетнең азмы-күпме кереме булырга тиеш дигән карарга килдек – шул чагында үзаллы булалачакбыз. Азык-төлек һәм кирәк-ярак сатылачак хәләл лавка төзедек. Кергән акча мәчет хезмәткәрләренә һәм җыештыручыга, утка, газга түләргә тотылачак. Мәрхүмнәрне юып, соңгы юлга озатырга әзерләү өчен махсус бина җиһазлау нияте бар. Ходай Тәгалә ярдәме белән башкарып чыгарбыз, иншалла.
Быел үсмер балалар өчен ике атналык лагерь оештырдык. Барысы да – балалар да, ата-аналар да канәгать калды. Беләсезме, балага яшьтән бирелгән белем-тәрбия юкка чыкмый ул, күңелгә сеңеп кала. Мәчеткә 12 яшемдә генә килдем. Берничә тапкыр ташлап та киттем. Бәрелдем-сугылдым, төрле төркемнәр җәлеп итте. Әмма Ходай Тәгалә юлдан язарга бирмәде. Шуңа күрә янәшәңдә кем булуы мөһим.
Яшьләр белән очрашабыз. Воздвиженка гыйбадәтханәсе рухание Александр атакай белән туган як тарихын өйрәнү зарурлыгын аңлатабыз. Тынычлыкта, гаугасыз яшәргә, игелекле булырга өндибез. Мәдәният йортында үз-үзеңә кул салу һәм бала төшерү турында да әңгәмә үткәрдек. Бу катлаулы мәсьәлә. Шулай да безне тыңладылар, сораулар бирделәр.
(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).